Балык Бистәсе районы башлыгы укытучыларны бүләкләде

Бәйрәмгә ветеран укытучылар да чакырылган иде.
(Балык Бистәсе, 6 октябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Фәрвәз Каюмова). Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов укытуда югары уңышларга ирешкән мөгаллимнәргә Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгыннан килгән Мактау грамоталарын һәм үз исеменнән Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Әйе, мәгариф өлкәсендә бары тик үз һөнәрен яратканнар, хезмәтенә гашыйклар гына уңышка ирешә ала. Районыбызда белем бирү системасының нигезен шундый укытучылар тәшкил итүе куандыра да. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков чыгышында алар белән горурлану сизелде."Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уңышлар яуларга була. Шулай ук районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга да рәхмәтем чиксез", - диде ул һәм бәйрәмгә чакырылган мәгариф ветераннарын тәбрикләп бүләкләде.Мәгариф өлкәсендә эшләүче юбилярларны котлау өчен сүз мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы рәисе Вера Малакаевага бирелде. Үз эшендә чын остаз, бик күпләр өчен киңәшче, ярдәмче булган Вера Ивановна бүгенге көндә дә армый-талмый хезмәт куйган юбилярларның хезмәтен бәяләп чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды.