Фәрит Мөхәммәтшин: Лаеклы һөнәрләр күп, әмма укытучы һәр нәрсәнең башында тора

Казанда укытучылар хөрмәтенә тантана узды.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Иң яхшы, алдынгы күрсәткечләргә ия укытучыларны, белем бирү учаклары җитәкчеләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Укытучы көненә багышланган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов укытучы белгечлегенең авыр һөнәр булуын билгеләп узды. “Бу җаваплы, катлаулы, кирәкле һөнәр. Ашаган белми, тураган белә. Сез генә укытуның ничек авыр икәнен беләсез. Безгә дә кайчак кемне дә булса өйрәтергә туры килә, әмма килеп чыкмый, шуңа күрә без укытуның ничек авыр булуын аңлыйбыз", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент бүген кеше капиталы беренче урында торуын һәм аның нинди булуы нәкъ менә укытучыларга бәйле икәнен билгеләп узды.

Минтимер Шәймиевның чыгышы укытучыларга чын мәдхия кебек яңгырады. Ул хәтта укытучы сүзенең баш хәрефтән язылышын гамәлгә кертү тәкъдиме белән чыкты. “Мин илдә укытучы сүзен бар җирдә дә баш хәрефтән язарга тәкъдим итәр идем. Укытучы һәрвакыт беренче урында тора. Рус телендә дә укытучы "у" хәрефеннән, татар телендә дә "у" хәрефеннән башлана. Шуңа күрә кертмичә булмый. Укытучыга - дан!" – дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе четерекле булган тел мәсьәләсенә дә тукталды. Ул тел мәсьәләсен сәясәтләштерүгә урын куелырга тиеш түгеллеген белдерде. "Мин үзем чиста татар мәктәбен тәмамладым, сынау имтиханнарын да рус телендә тапшырдык. Без предметларны русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләндек. Үзгәртеп кору елларында Казанда бер тулы булмаган татар мәктәбе калганын онытабыз. Гади вакытлар түгел иде ул, әмма без бу елларны барлык милләтләр белән лаеклы төстә, дуслыкта уздык. Алга таба да шулай дәвам итте", – дип хатирәләренә тукталды Минтимер Шәймиев.

"Россия Федерациясенең дәүләт телен, туган телне өйрәнүне сәясәтләштерү омтылышлары күренә. Революциядән соң СССРның беренче Конституцияләрендә үк автоном республикалар үзләре дәүләтләр дип язылган иде. Россия Федерациясе Конституциясендә, Татарстан Конституциясендә дә бу шулай. Россия Федерациясе составындагы республикалар илне ныгыта, үзеннән өлеш кертә. Бу мәсьәләләрне хәл итүгә бик сак карарга кирәк. Әйе, рус теле бөек, куәтле, матур тел, без аны хөрмәт итәбез. Ул безгә бүгенге торышыбызны тәэмин итәргә булышты. Ә республикаларның дәүләт телләре дә бар, бу күп милләтле федерация. Безгә утырып сөйләшергә кирәк, җыелган проблемаларны хәл итәрлек акыл табылыр дип уйлыйм. Без бит 90 нчы елларда боларны гына күргән кешеләр. "Сират күпере" аша чыктык бит. Боларны да хәл итәргә кирәк, хәл итә алмый торган мәсьәләләр юк. Бер-беребезне аңлыйбыз бу мәсьәләләрдә. Татарстан Президенты Еллык юлламасында үз позициясен әйтте. Без аны матур итеп тормышка ашырырыга тиешбез. Без моны булдырып чыгабыз", – диде Дәүләт Киңәшчесе.

Укытучыларны, шулай ук, Фәрит Мөхәммәтшин да тәбрикләде. “Илдә, җәмгыятьтә хөрмәткә лаек һөнәрләр күп: инженерлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, галимнәр дә бар, әмма укытучы кешедә булган бар әйбернең башында тора. Һәр кеше сезнең куллар, сезнең тәрбия аша уза. Сезнең кулларда – меңләгән кеше, ә димәк, республика, дәүләт язмышы. Традицион уза торган педсоветта мин мөгаллимнәрнең чыгышыннан ике әйберне аңладым: укытучының төп ике функциясе яхшы белем һәм тәрбия бирүдән гыйбарәт. Кеше белемле дә булырга мөмкин, әмма тәрбиясез, әхлаксыз булса, аннан уңышлы гражданин чыкмаска да мөмкин”, – дип белдерде парламент башлыгы.

Укытучыларны, шулай ук, Казан (Идед буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова котлады.

Тантана коры чыгышлардан гына тормады: җыр-бию һәм видеоэкраннарда төрле яздырылган язмаларны күрсәтү белән аралаштырып барды. Нәниләрнең укытучы турында күзаллаулары, кызык-кызык сүзләре бәйрәмгә самимилек, ямь өстәде. Мәктәп укучылары, студентлар да укытучылары турында якты хатирәләре, аларга карата җылы теләкләре белән уртаклашты.

Һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләрен, Татарстанның “Ел укытучысы-2017” бәйгесе җиңүчесе булган Алмаз Хәмидуллинны тәбрикләргә сәхнәгә мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыкты. Казанның Мәскәү районындагы Сәләтле балалар өчен 2 нче лицей-интернатының математика укытучысы Алмаз Хәмидуллинның Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп, иң яхшы бишлеккә эләгүе игълан ителде. Кичә илнең иң шәп мөгаллимнәре Илбашы Владимир Путин белән очрашкан.

“Җәй азагында – көз башында өч вакыйганы билгеләп үтәбез: бу – мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе, 1 сентябрь – Белем көне, дулкынландыргыч көн һәм 5 октябрь – мәгариф системасында төп фигура саналган мөгаллимнәрне тәбрикләү көне. Кадерле укытучылар! Балалар, республика язмышы сезгә бәйле. Без, бала кая гына укымасын – шәһәр мәктәбеме, әллә авылныкымы, сыйфатлы белем, яхшы тәрбия бирүне ышандырырга тиеш. Без, балалар бакчасыннан югары уку йортын тәмамлаганчы, менә шушы югары сыйфатка ирештерерлек идарә системасын төзергә тиеш. Бүген без балаларга киләчәк һөнәрен сайларга булышырга тиеш. Без аларны гомере дәвамында мөстәкыйль укырга өйрәтергә тиеш. Татарстан Республикасына креатив, иҗади кадрлар кирәк. Татарстан Республикасында укытучы һөнәренең абруен күтәрү, матди-техник базаны ныгыту, яңа технологияләрне гамәлгә кертү буенча күләмле эш башкарыла. Болар барысына да республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте җитәкчелеге зур игътибар юнәлтә”, – дип белдерде Энгель Фәттахов.