news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Кравцов: Дистанцион укытуга күчү турындагы сөйләшүләр чынбарлыкка туры килми

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, бу уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия процессын оештыру буенча зур эш башланачак.

Сергей Кравцов: Дистанцион укытуга күчү турындагы сөйләшүләр чынбарлыкка туры килми

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдергәнчә, мәктәп белем бирү системасы традицион көндезге уку формасыннан баш тартмаячак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Казанда журналистларга әйтте.

«Тулаем алганда, уку елы көндезге режимда тыныч кына башланды. Мәктәп белем бирү системасының дистанцион укытуга күчүе турындагы барлык сөйләшүләр дә чынбарлыкка туры килми. Чөнки мәктәп белеме — укыту гына түгел, тәрбия процессы да», - диде Кравцов.

Мәгариф министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, бу уку елыннан Россия мәктәпләрендә «тәрбия процессын оештыру буенча зур эш башланачак».

Шул ук вакытта Кравцов искәрткәнчә, мәгариф министрлыгы илдәге эпидемиология вазгыяте үсешен күзәтүне дәвам итәчәк. «Чөнки безнең өчен төп бурыч — укучыларыбызның, аларның ата-аналарының һәм укытучыларның сәламәтлеген саклау. Бүгенге көндә нинди дә булса куркыныч юк», — диде ул.

Министр белем бирү оешмаларына санитар таләпләрне максималь рәвештә үтәргә кирәклеген искәртте. «Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәү безгә БДИны тыныч үткәрүне тәэмин итте. Имтихан тапшыручыларның да, оештыручыларның да яңа коронавирус инфекциясе белән авыруы теркәлмәде», - диде ул.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов кичә Казанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде. Ул шулай ук берничә мәгариф учреждениесендә булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100