Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә кайбер мәктәпләр дистанцион укуга күчкән
Свердловск өлкәсендә дистанцион укытуга күчерү очраклары барлыгы билгеле.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»).«Коронавирус белән авыручыларны ачыклау сәбәпле, классларны һәм мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү очракларының берничә очрагы Россия Федерациясендә теркәлгән», - дип белдерде РФ мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Без көн саен мониторинг ясыйбыз, исәпкә алып барабыз, шул исәптән балаларның, сыйныфларның, мәктәпләрнең күпмесе белем бирү учреждениесендә инфекция таралу очраклары ачыклану сәбәпле, дистанцион укуга китүен дә. Мондый очраклар, чыннан да, бар. Андый очраклар әлегә берәм-сәрән», - диде Глушко «Комсомольская правда» радиосында.
Ул Свердловск өлкәсендә дистанцион укытуга күчерү очраклары барлыгын әйтте. «Бер мәктәп тулысынча укытуның шундый форматына күчте», - диде. Забайкальск краенда аерым сыйныфларның дистанцион укуга күчү очрагы билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз