news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндәге аграр техникумда дүрт белгечлек буенча укыталар

Студентларга 13 укытучы һәм 6 мастер белем бирәчәк.

Чирмешәндәге аграр техникумда дүрт белгечлек буенча укыталар
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 6 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндәге аграр техникумда дүрт белгечлек буенча укыталар. Быел биредә 210 егет һәм кыз укыячак, шуларның 75се быел гына студент булган. Алар авыл хуҗалыгын механиклаштыру белгечлекләре: автомеханик, эретеп ябыштыручы һәм пешерүче-кондитер һөнәрләрен үзләштерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Узган елны гына капиталь ремонт үткәрелгән техникум бинасында студент, педагог һәм мастерлар өчен уңай шартлар булдырылган, кабинетларда һәм остаханәләрдә заманча җиһазлар урнаштырылган.

«Студентларга 13 укытучы һәм 6 мастер белем бирәчәк. Бүген әле кайбер студентлар авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практик үтүләрен дәвам итәләр, ләкин күпчелек өчен уку процессы башланды инде. Укулар, башка мәгариф учреждениеләрендәге кебек, бездә дә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрдән чыгып оештырылачак».— ди техникум директоры Владимир Островский.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100