news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара күппрофильле лицеенда илкүләм проект буенча «Үсеш ноктасы» ачыла

Җәйге каникуллар вакытында белем йортының биология, физика һәм химия кабинетларына косметик ремонт ясалды.

Кукмара күппрофильле лицеенда илкүләм проект буенча «Үсеш ноктасы» ачыла
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 6 август, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмара күппрофильле лицеенда илкүләм проект буенча «Үсеш ноктасы» ачыла. Бу хакта лицей Инстаграмында хәбәр ителә.

Җәйге каникуллар вакытында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәгенең биология, физика һәм химия кабинетларына косметик ремонт ясалды.

Бүгенге көндә кабинетларны әлеге уку фәннәре буенча профильле җиһазлар белән тәэмин итү бара.

«Үсеш нокталары» илнең авылларында һәм кече шәһәрләрендә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча булдырыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot