news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдагы елларда инглиз теле һәм тарих буенча БДИ мәҗбүри булмаячак

Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы әгъзалары белән очрашуда сөйләде.

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Якындагы өч елда инглиз теле һәм тарих БДИ тапшырганда мәҗбүри фәннәр булмаячак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы әгъзалары белән очрашуда сөйләде.

«Инглиз теле буенча мәҗбүри имтихан 2021 елда ук тапшырылырга тиеш иде, әмма бу хәл килеп чыкмады. 2022 елда аны гамәлгә кертергә җыенмыйлар. Тарих фәненә килгәндә, бу хакта сөйләшүләр алып барыла. Әмма якындагы өч елда бу өлкәдә үзгәрешләр булмас дип уйлыйм», — дип сөйләде Һадиуллин.

Ул, шулай ук, тиешле инстанцияләр тарафыннан, бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда информатиканы мәҗбүри фәннәр исемлегенә кертү турындагы мәсьәлә дә күтәрелде, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100