news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов мәктәпләрнең 1 сентябрьдән укуны башларга әзерлеге турында әйтте

Татарстан мәгариф системасы вакыйгалар үсешенең теләсә нинди вариантына әзер, диде мәгариф һәм фән министры.

Рафис Борһанов мәктәпләрнең 1 сентябрьдән укуны башларга әзерлеге турында әйтте

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан мәктәпләре укуны көндезге форматта 1 сентябрьдән башларга әзер. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Без 1 сентябрьдән 1-11нче сыйныфка кадәр укучыларыбызның мәктәпкә баруына әзерләнәбез. Без моңа өметләнәбез. Без беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәрге укучылар өчен түләүсез туклануны тәэмин итәргә әзерләнәбез. Министрлык һәм бөтен мәгариф системасы укуны 1 сентябрьдән башларга тулы күләмдә әзерләнә», - диде мәгариф һәм фән министры.

Шул ук вакытта Борһанов төгәлләштергәнчә, ахыргы карарны министрлык кабул итми. «Бу безнең хокукта түгел», - дип өстәде ул.

Министр сүзләренә караганда, Татарстан мәгариф системасы «алга таба вакыйгалар үсешенең теләсә нинди вариантына әзер».

«Дистанцион укыту элементларын кулланырга әзер. Ил буенча тулаем икътисади вазгыять катлаулы булуга карамастан, РФ Президенты республика белән бергә финанслау шартларында барлык 1402 мәктәптә, шул исәптән республикадагы аз комплектлы мәктәпләрдә интернетны яхшырту өчен миллиард сум акча җибәрә. Һәм 1 сентябрьгә һәр мәктәптә тотрыклы интернет-элемтә булачак. Бу без дистанцион укуга китсен өчен түгел, ә сыйфатлы контентны дәрес вакытында куллана алсын өчен кирәк», — дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100