news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләрдә тикшерү эшләре үткәрү сроклары билгеләнде

График буенча, 5-8 сыйныфларда тикшерү эше штат режимында 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр, 9 сыйныфларда апробация режимында узачак.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Бөтенроссия тикшерү эшләре 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр барачак. Бу хакта ведомство сайтында бастырылган Рособрнадзор хатына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

График буенча 5-8 сыйныфларда тикшерү эше штат режимында 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр, 9 сыйныфларда апробация режимында узачак. Тикшерү алдагы уку елы программасы буенча үткәрелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot