news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы Әхмәт авылында яңа балалар бакчасы ачылачак

Бакча республика программасы нигезендә төзелә.

Әлки районы Әхмәт авылында  яңа балалар бакчасы ачылачак
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 6 август, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы Әхмәт авылында 20 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше төгәлләнеп килә. Биредә хәзер эчке бизәү эшләре башкарыла. Бакча республика программасы нигезендә төзелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Алексеевскдорстрой» җәмгыяте эшчеләре яңа бинага кадәр матур асфальт тротуарлар да ясап куйган. Бакчаның тирә-юне дә төзекләндерелә. Янәшәдәге өйләрнең коймалары да яңартылган, буялган.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакирев әйтүенчә, Әхмәттә һәм Югары Әлморзада капиталь ремонттан соң балалар бакчаларын 20 августка кадәр ачу күздә тотыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot