Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы авыл мәктәбен тәмамлаган егет БДИны 400 баллга диярлек тапшырды
Рус теле һәм информатика буенча имтихан эшләре өчен Инсаф Фәйзрахманов 100әр балл алды.
(Казан, 6 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаган егет дүрт фәннән БДИны 400 баллга диярлек тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
«Бездә ике йөз баллы укучылар Чаллыда, Кукмара районында - Ядегәр авылында бар. Бу көчле педагоглар булган җирдә, шәһәр яки авылмы ул, кайда яшәвенә карамастан, укучы яхшы әзерләнә дигән сүз. Чөнки программа барысы өчен дә бертөрле», - диде мәгариф һәм фән министры.
Кукмара районы авыл мәктәбен тәмамлаган Инсаф Фәйзрахманов имтиханнарны - рус теле һәм информатика һәм ИКТ буенча — 100әр, физика буенча — 99, профильле математика буенча 94 баллга тапшырган.
«Менә дигән нәтиҗә, минемчә, — диде министр. - Бездә бишәр имтихан тапшыручылар һәм яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр дә бар. Кагыйдә буларак, мондый балалар төрле яклап үсештә».
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда быел 100 баллга бәяләнгән имтихан эшләре саны арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз