news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар егетләре математика буенча халыкара олимпиадада җиңде

Җиңүчеләрнең берсе Адель Хәлилов сүзләренчә, бу җиңү аның өчен соңгы нокта түгел, ул алга таба да үсәргә планлаштыра.

(6 август, Казан, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Быел студентлар өчен уздырылган математика буенча халыкара олимпиадада Казан олимпиада математика түгәрәгенә йөрүче Әмир Яһудин — алтын медаль, Адель Хәлилов һәм Юлиан Гыйләҗев көмеш медель яулады.

«Без үзебезнең укучыларыбыз белән горурланабыз. Әмир белән Адель бишенче сыйныфтан безнең түгәрәккә йөри башлаганнар иде. Юлиан исә бары тик 10-11 сыйныфта укыганда безгә кушылды. Егетләр атнасына сигез дәрес укый иделәр. Хәзер алар өчесе дә Мәскәүдә укый, әмма моңа карамастан алар, Казанга кайткан саен, безнең янга киләләр», — ди «Математика үзәге» директоры Мила Лазарева.

Җиңүчеләрнең берсе Адель Хәлилов сүзләренчә, бу җиңү аның өчен соңгы нокта түгел, ул алга таба да үсәргә планлаштыра.

«Мин математика белән бишенче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Миңа математика кызык, чөнки төрле математика күнегүләр эшләү миңа ошый. Шулай ук математика дәресе белән бәйле булган аланнарга йөрү дә кызык. Математиканы белү дәрәҗәм Казандагы „Математика үзәге“ ярдәмендә көннән-көн арта барды. Хәзер мин шулай ук математиканы өйрәнүне дәвам итәм. Мин үземне таптым. Әлбәттә, олимпиадада җиңү яулавыма мин бик шат!» — диде Адель Хәлилов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100