news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән аграр техникумында Тольятти яшьләре дә белем алачак

Быел 80 студентны уку йортына абул итәргә җыеналар.

Чирмешән аграр техникумында Тольятти яшьләре дә белем алачак
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 6 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Яңа уку елында Чирмешән аграр техникумында район егетләре һәм кызлары гына түгел, Яңа Чишмә районы, Самара өлкәсенең Шентала районы, хәтта Тольятти шәһәре яшьләре дә белем алачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Дүрт төркемгә 80 студент алырга планлаштырабыз. Абитуриентлардан илледән артык гариза керде. Быел мөмкинлеге чикле яшьләрне дә һөнәргә өйрәтергә уйлыйбыз», — диде техникум директоры Владимир Островский.

«Кызларны — тегүчелеккә, егетләрне төзелеш һәм штукатурлау эшләре мастерына укытачаклар. 9 сыйныф белемле яшьләр авыл хуҗалыгы техникаларын һәм җиһазларын куллану һәм ремонтлау, пешекче һәм кондитер, автомобильләрне ремонтлау мастеры, эретеп ябыштыручы кебек һөнәрләр үзләштерә алалар.

Үткән уку елында техникумны 34 студент тәмамлаган. 14 кеше пешекче һәм хисапчы һөнәрен үзләштергән, ә 20 егет техник-механик белгечлеге буенча диплом алган. Техникум укытучылары уку йортын тәмамлаган яшьләрнең кая эшкә урнашулары белән дә кызыксына һәм аларның куәтле, заманча техникаларны егәрләүләре белән горурланалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100