news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас аграр көллиятен тәмамлаган яшь белгечләргә диплом тапшырылды

Быел көллиятне 46 студент тәмамлады.

Апас аграр көллиятен тәмамлаган яшь белгечләргә диплом тапшырылды
http://apastovo.ru/

(Апас, 6 июль, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апас аграр көллиятен тщмамлаучыларга диплом тапшырылды. Быел көллиятне 46 студент тәмамлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аграр көллият җитәкчесе Фаил Курамшин яшьләргә бәхетле киләчәк һәм уңышлар теләде.

«Безнең студентларыбыз алга таба да сынатмаслар, үз белгечлекләре буенча тырышып хезмәт итәрләр, дип ышанам», — диде ул.

Чыгарылыш курс студентларның 20се авыл хуҗалыгында эшләүче машинист һөнәрен үзләштергән, 26сы техник-механик белгечлеген алган.

Егетләрнең киләчәктә кайберләре укуын аграр университетта дәвам итәргә теләк белдергән, ә кайберләре исә тиздән армия сафларына китәргә әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot