“Татарстан Республикасында электрон белем бирү” программасы 1 млрд. 300 млн. сумга төшәчәк

Мәктәпләрне яңа компьютерлар белән тәэмин итү һәм укытучыларга ноутбуклар алып бирү әлеге программаны тулысынча тормышка ашыруга юл ача

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Татарстан Республикасында электрон белем бирү” программасы 1 млрд. 300 млн. сумга төшәчәк. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Премер-министры урынбсары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров хәбәр итте.
Әлеге программа кысаларында шөгыльләнү “электрон журнал”, “электрон көндәлек” алып барырга, педагогик берләшмәләрдә һәм Интернет-форумнарда катнашырга, белемеңне арттырырга, интернет-ресурсларны кулланып, дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Мәктәпләрне яңа компьютерлар белән тәэмин итү һәм укытучыларга ноутбуклар алып бирү әлеге программаны тулысынча тормышка ашыруга юл ача.
Николай Никифоров сүзләренчә, компьютерлар, шул рәвешле, укытучылар өчен гадәти эш коралына әйләнергә тиеш. “Алар заманча фикер йөртергә өйрәнеп, белем бирү системасына яңалык алып килә ала. Яңа компьютерлар һәм ноутбуклар яңа проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә”, - диде Н.Никифоров.
Аның сүзләренчә, Интернетка тоташкан укытучылар өчен уңайлы тарифлар эшләү күз алдында тотыла. “Бу мәгълүмат системасына кереп китү өчен этәргеч булып тора”, - диде Н.Никифоров, элемтә системасының сыйфаты да яхшы булырга тиешлеген искәртеп.