news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта демонстрацион имтиханнар башланды

Имтиханнарга читтән экспертлар килде, алар студентларның 1с программасы буенча белемнәрен көн дәвамында тикшерде.

Актанышта демонстрацион имтиханнар башланды
/aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 6 июнь, «Татар-информ», «Актаныш», Рузилә Хәсәнова). Уку йортларында WorldSkills стандартлары нигезендә демонстрацион имтиханнар башланды. Актаныш технология техникумында хисапчы һөнәрен үзләштерүче 24 студент хисап исәбе компетенциясе буенча имтихан тапшыра. Бу хакта район басмасы яза.

Әлеге имтиханнарга экспертлар читтән килде. Алар студентларның 1с программасы буенча белемнәрен көн дәвамында тикшерде.

Демонстрацион имтихан тапшыргач, студентларга Skills-паспорт биреләчәк. Бу, аларга эшкә урнашканда нинди мөмкинлекләргә ия булуларын күрсәтү өчен дә кирәк.

15 июньнән техникум студентлары «Пешекче эше» буенча да демонстрацион имтихан бирә башлыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100