news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов: Дистанцион укуда укучы һәм укытучы элемтәсе яхшы булыр дип ышанам

«Zoom, Google платформаларын шактый ныгыттылар. Үзебез дә Zoom платформасын сынап карадык, берничә киңәшмә үткәрдек. Минемчә, бу хәлгә бик тиз ияләшербез», — диде министр.

Рафис Борһанов: Дистанцион укуда укучы һәм укытучы элемтәсе яхшы булыр дип ышанам
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 6 апрель, «Татар-Информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов дистанцион укыту системасында укучы һәм укытучы элемтәсе яхшы булачагына ышана. Бу хакта ул мәктәпләрдә дистанцион белем бирүнең беренче көненә нәтиҗә ясаганда әйтте.

«Фикерләр төрле булса да, күбесе бу эшне барыбызның да эше итеп күрә. Бөтен ил мондый хәлдә беренче тапкыр. Ата-аналарга бик зур рәхмәт, алар ярдәм иттеләр. Укытучылар да көнне нәтиҗәле тәмамлый. Күп нәрсәгә үзләре дә бер көндә өйрәнделәр. Балалар белән элемтә дә үзгәреп килә, көн башында бертөрле булса, азагына икенче төрле. Бу элемтәне нормаль рәвешкә кертербез дип ышанам», — диде.

Аның сүзләренчә, вузлар, көллиятләрдә дистанцион укуны дәвам иттерү җиңелрәк булган, чөнки изоляциягә кадәр система инде сынап каралган. Ә мәктәпләрдә 433 мең бала, 20 меңнән артык укытучы белем бирүен күздә тотканда, кыенлыклар булмый калмаган.

«Интернетка өстәмә авырлык төшүе барыбызга да күренде. Берничә федераль платформа эшли алмады, аның кадәр йөкләнешкә чыдый алмады, чөнки бөтен Россия Интернетка чыкты. Без моңа әзер булмадык дип тә әйтә алмыйм, чөнки без төрле вазгыятьләр турында коллегалар белән моңа кадәр дә сөйләштек. Бу хәл безнең өчен яңалык дип әйтә алмыйм», — диде министр.

Рафис Борһанов әйтүенчә, дистанцион платформаларны тудырган коллективлар ял көннәрендә тырышкан. «Zoom, Google платформаларын шактый ныгыттылар. Үзебез дә Zoom платформасын сынап карадык, берничә киңәшмә үткәрдек. Минемчә, бу хәлгә бик тиз ияләшербез», — диде.

«Цифрлашыру министрлыгы да, „Таттелеком“ да төнлә күп мәсьәләләрне чишәчәк, трафикны анализлаячак. Иртәгә аларның ярдәмнәрен күрербез дип уйлыйм», — диде. Министр балалар бакчалары да дежур тәртиптә эшләгәнен искәртте. «Республиканың көнкүрешен тәэмин итү оешмаларында эшләүчеләрнең балалары шул группаларда урын таптылар», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100