news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучылары өчен дистанцион дәрес вакыты ярты сәгатьтән артмый

«Безнең бурыч — шушы вазгыятьтә төрле мөмкинлекләрне кулланып, балаларны максималь нәтиҗәле укыту», - диде Казан шәһәре башкарма комитеты вәкиле.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дистанцион дәрес вакыты ярты сәгатьтән артмый. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гыйльфанов искәртте.

«Бүгеннән дистанцион уку башланды. Онайн платформалар гына түгел, барлык мөмкин булган элемтә чаралары файдалыналачак — социаль челтәрләр, мессенджерлар, электрон почта. Дәресләр ярты сәгатьтән артмый. Балалар укытучы белән дә эшләячәкләр, эш дәфтәрендә дә биремнәр башкарачаклар. Укытучы 15 минуттан физкультминутка уздыра ала», — диде ул.

Рөстәм Гыйльфанов әйтүенчә, техник мөмкинлекләре булмаган укучылар белән аерым эш үткәреләчәк. «Гаджетлары булмаган 7 меңләп бала исәпләнә. Алар белән эшләү өчен мессенджерлар, телефон элемтәсе кулланылачак. Онлайн дәрестә була алмаучылар өчен мәктәп сайтында мәгълүмат урнаштырыла», — диде ул.

«Казанда массакүләм дистанцион уку беренче тапкыр оештырыла, шуңа күрә укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны үз теләкләрен калдыруларын сорыйм. Безнең бурыч — шушы вазгыятьтә төрле мөмкинлекләрне кулланып, балаларны максималь нәтиҗәле укыту. Авырлыклар туса, мэрия сайтында кайнар телефон аша хәбәр итәргә кирәк», — диде Рөстәм Гыйльфанов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100