news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларына бушлай ризыкка мохтаҗ гаиләләргә ярдәм мәсьәләсе карала

Бүгеннән башлап мәктәпләрдә укучыларның ташламага хокуклы категориясе өчен бушлай ризык җыелмалары таратыла.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларына бушлай ризыкка мохтаҗ гаиләләргә ярдәм мәсьәләсе карала. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гыйльфанов хәбәр итте.

«Кызганыч, бүген балалары моңарчы бушлай ашаган гаиләләр генә түгел, башкалар да ярдәмгә мохтаҗ. Кемдер эшен югалткан, кемнеңдер тотрыклы кереме кисәк кимегән. Әти-әниләр икесе дә шуңа тарыган гаиләләр бар. Без казанлылардан балаларны ашатуда ярдәм сорап мөрәҗәгатьләр алабыз. Казан халкын шушы бәладә калдырмас өчен, хәзер хәйрия оешмалары белән шушы мәсьәләне өйрәнәбез», — диде.

Рөстәм Гыйльфанов бушлай ризык җыелмалары буенча ата-аналардан сораулар күп килгәнен әйтте. «Бүгеннән мәктәпләрдә ташламаларга хокуклы категория укучылар өчен бушлай ризык җыелмалары таратылачак. Ул моңа кадәр мәктәптә бушлай тукланган 24 меңнән артык балага тиешле. Казанның барлык мәктәпләре бу процессны ничек оештыру турында инструкция алды. Сыйныф җитәкчесе координацияли», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100