news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Чернышенко: Югары уку йортлары — ул цифрлы икътисадка безнең «тәрәзә»

Илнең алгарышлы икътисади үсеше киләчәк белгечләрен сыйфатлы әзерләүдән башка мөмкин түгел, диде Россия вице-премьеры.

Дмитрий Чернышенко: Югары уку йортлары — ул цифрлы икътисадка безнең «тәрәзә»
Владимир Васильев

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия югары уку йортларына хезмәт базарының яңа таләпләре нигезендә белгечләр әзерләргә өйрәнергә кирәк. Бу икътисад үсешенең алгарышлы күрсәткечләренә ирешергә һәм аны цифрлы рельсларга күчерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Иннополиста югары уку йортлары ректорлары белән зур киңәшмәдә Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко әйтте.

Очрашу интерактив форматта узды. Россия Хөкүмәте вәкиле катнашучыларга QR-код аша югары белемнең актуаль мәсьәләләре буенча тавыш бирергә тәкъдим итте. Нәтиҗәләрне шунда ук экранга чыгардылар, алар Россия югары мәктәбенә цифрлы кадрлар өлкәсендә эшне активлаштырырга кирәклеген күрсәтте.

«Безгә үсешне тәэмин итәчәк һәм илкүләм үсеш максатлары кысаларында РФ Президенты куйган бурычларны хәл итүнең реаль нәтиҗәләрен бирәчәк чишелешләр табарга кирәк», — дип мөрәҗәгать итте югары уку йортлары җитәкчеләренә Дмитрий Чернышенко.

Аның сүзләренчә моның өчен төп пункт кадрлар. Аларның заманча стандартлар буенча сыйфатлы әзерлеге, бизнес белән хезмәттәшлектә — киңкүләмле эшнең төп максаты. Моның өчен дәүләтнең барлык кирәкле ресурслары бар.

«Һәм монда без җитди нәтиҗә алырга теләр идек. Без заманның глобаль чакырулары белән очраштык: халыкның картаюы, технологик торышларның кискен алмашынуы һәм башкалар.

Бу сорауларга җавап бирүдә төп роль сездә, югары уку йортлары җитәкчеләрендә. Бу яңа кадрлар әзерләү генә түгел, компетенцияләрне яңарту,  эшләүче гражданнарны яңадан укыту, тикшеренүләр уздыру һәм яңа технологияләр булдыру», — диде Чернышенко.

Аның сүзләренчә, икътисадтагы бүгенге вазгыять хезмәт базары таләпләрендә дисбаланс һәм Россия югары уку йортларының мөмкинлекләре турында сөйли. Проблеманы хәл итәргә цифрлаштыру ярдәм итәчәк.

«Ул пандемия нәтиҗәләренең берсенә әверелде һәм безнең икътисадның төрле тармакларына кагылды, шул исәптән — мәгарифкә. Безнең өчен югары уку йортлары — яңа, цифрлы икътисад кадрлары белән аралашу өчен «тәрәзә», — диде Дмитрий Чернышенко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100