news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда иң яхшы студентларга Морозов стипендиясен тапшырдылар

Морозов стипендиясенә кандидатлар — өч семестр дәвамында сессияне бары бишлегә япкан егетләр һәм кызлар.

Чистайда иң яхшы студентларга Морозов стипендиясен тапшырдылар
http://chistopol-rt.ru/

(Чистай, 6 март, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре», Анна Яковлева). Казан илкүләм тикшеренү-техник университетының «Восток» Чистай филиалының өч студенты Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан стипендия алды.

Өч семестр дәвамында бары бишлегә уку, тәртип һәм активлык — исемле стипендия өчен төп таләпләр. Югары уку йортында андый студентлар шактый, шуңа күрә иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмаган. Шуңа да сайлап алу процедурасы ачыктан-ачык булган.

"Стипендиягә кандидатлар турында без гыйльми советта фикер алышабыз. Кемнедер район башлыгы стипендиясенә, кемнедер югары уку йортының арттырылып түләнә торган стипендиясенә тәкъдим итәбез. Морозов стипендиясенә кандидатлар — өч семестр дәвамында сессияне бары бишлегә япкан егетләр һәм кызлар", — диде Казан университеты филиалы директоры.

Булачак белгечләр Екатерина Главнова, Даниил Александров, Регина Гайнатуллина — II һәм III курс студентлары. Алар югары теоретик, практик белемнәрен күрсәтә, техник белгечлекләрне үзләштерә, университет тормышында актив катнаша. Стипендиатлар төрле юнәлешләрдә үсүләрен билгеләп үттеләр.

Дәүләт Думасы депутаты белән очрашуда студентларның сөйләрлек яңалыклары күп булды. Гадәттәгечә, чара тере аралашу форматында узды. Олег Морозов университет диварларын якын күрә. Ул белемле яшьләрне хөрмәт итә, шуңа күрә уку алдынгыларын исемле стипендия белән бүләкләргә карар иткән.

Соңыннан депутат илдәге һәм дөньядагы сәяси вәзгыять турындагы фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук спикер студентлар белән аралашудан гаять күп энергия алуын билгеләп үтте.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100