news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«СолНЦе» мәктәбе директоры башка шәһәрләрдә дә шундый белем йортлары ачарга ниятли

Казан педагогы фикеренчә, республиканың башка шәһәрләрендә талантлы укытучылар күп, алар мәктәпләргә җитәкчелек итә алачак.

«СолНЦе» мәктәбе директоры башка шәһәрләрдә дә шундый белем йортлары ачарга ниятли

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Казанның «СолНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстанның башка шәһәрләрендә дә шундый ук белем йортлары ачу теләге турында белдерде. Түбән Камада андый мәктәп ачу юнәлешендә эш бара инде.

«Түбән Камада талантлы укытучылар күп. Мин Түбән Кама мэры Айдар Метшинга әлеге тәкъдимгә колак салганы өчен бик тә рәхмәтле», - диде Шмаков.

Ул шулай ук моннан ике атна элек ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашуы хакында сөйләде. Министр Әлмәттә шундый мәктәп ачарга тәкъдим иткән.

«Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьевның да алдынгы карашлы кеше булуын әйттеләр. Әгәр планнар чынга ашса, Татарстанда балаларда предметларга чын-чынлап кызыксыну уята торган мәктәпләр барлыкка киләчәк, бу нормаль күренеш», - дип искәртте педагог.

Интервьюның тулы версиясе Sntat.ru сайтында дөнья күрәчәк. Видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube-каналында карарга мөмкин.

Әңгәмәнең телевизион варианты «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot