Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мәгариф» илкүләм проекты буенча Татарстанда 32 уку йортына яңа җиһазлар кайтарылган
Үткән ел республиканың алты районында спорт заллары ремонтланган.
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Үткән ел Татарстанда 15 мәктәп, 17 техникум һәм көллият яңа компьютерлар һәм презентация җиһазлары белән тәэмин ителгән. Яңа техника «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Цифрлы белем бирү мохите» төбәк проекты кысаларында кайтарылган.
2019 елда шулай ук республиканың Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч һәм Нурлат районнарындагы авыл мәктәпләрендә спорт заллары ремонтланган. Бу эшләр «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты буенча башкарылган.
Моннан тыш, үткән ел Казан федераль университеты «Халыкара эко-технологик система» проекты белән федераль бюджеттан 2 миллион 397 мең сум күләмендә грант откан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз