news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарманда әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак

Бердәм дәүләт имтиханы 30 минут барачак, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән шартлар нигезендә узачак.

(Сарман, 6 февраль, "Татар-информ", "Сарман"). 7 февральдә "Әти-әниләр өчен Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру" акциясе үтәчәк, дип яза районның "Сарман" газетасы.

Бу көнне әти-әниләр рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карый алалар. Районда имтиханны Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил гимназиясендә биреп карап булачак. Имтихан тапшыру ирекле рәвештә булачак, үзләрен сынап карарга теләүче ата-аналарның мәктәпләргә 10.00 сәгатькә килүләре сорала. Шулай ук үзең белән паспортны да алырга кирәк.

Бердәм дәүләт имтиханы 30 минут барачак, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән шартлар нигезендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot