news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе уку елында югары уку йортларында бюджет урыннары саны билгеле

Урыннарның күбесе бакалавриат программалары буенча булачак.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). 2020/21 уку елында Россия югары уку йортларына барлыгы 525 663 бюджет урыны бирелгән. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәет хәбәр итте.

Иң күбесе бакалавриат программалары буенча - 302 776 урын. Специалитетка 76 мең урын каралган.

2020 елга Мәгариф һәм фән министрлыгының өстенлекле юнәлешләрендә - сәламәтлек саклау, педагогика, IT, ракета-космос өлкәсе, филология, мәдәният һәм сәнгать, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot