news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның алты уку йорты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын отты

215,655 млн сум күләмендә грант акчалары учреждениеләрнең матди-техник базасын камилләштерүгә тотылачак.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Казан радиомеханика көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Алабуга политехника көллияте, Лениногорск нефть техникумы, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын отты. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шулай итеп 215,655 млн сум күләмендә грант акчалары учреждениеләрнең матди-техник базасын камилләштерүгә юнәлдереләчәк:

  • Казан радиомеханика көллияте — 47, 6 млн сум;
  • Әлмәт политехника техникумы — 47,0 млн сум;
  • Алабуга политехника көллияте — 43,0 млн сум;
  • Лениногорск нефть техникумы — 37,050 млн сум;
  • Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте — 28,9 млн сум;
  • Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте — 12,105 млн сум.


Казан радиомеханика көллияте «Һөнәри белем бирү оешмалары матди-техник базасының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында дәүләт ярдәме» чарасы, «Яшь профессионаллар» федераль проекты («Һөнәри белем бирүнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру») кысаларында юридик затларга субсидияләр рәвешендә 2020 елда федераль бюджеттан грантлар бирү өчен үткәрелгән сайлап алу конкурсында җиңгән.

«Мәгариф» милли проекты грантына көллияттә компетенцияләрнең өстенлекле төркемнәре буенча 5 югары технологияле остаханә җиһазландырылачак: «Универсаль станокларда эшләр», «ЧПУ станокларында токарь эшләре», «Метрология КИП», «CAD инженерлык дизайны», «Электроника», диелә хәбәрдә.

Конкурска Россия Федерациясе төбәкләреннән барлыгы 786 гариза килгән, шуларның 503е кабул ителгән, ә араларыннан 160 Россия Федерациясе һөнәри белем бирү оешмасы грант откан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100