Буа районында 7 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе - өлешчә, ә Янтуган балалар бакчасы тулысынча яңартылган

Шәһәрнең “Ромашка” бакчасын да капиталь төзекләндерүгә керешкәннәр, эш киләсе елның 1 сентябренә төгәлләнәчәк

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Буа муниципаль районында быел торак йортларга капиталь ремонт үткәрелү белән беррәттән социаль объектларны төзекләндерү эшләре дә алып барыла. Андыйлардан җиде мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе өлешчә, ә берсе – Янтуган балалар бакчасы – тулысынча яңартылды, дип хәбәр итә “Байрак” газетасы.

“Кыят МППЖКХсы” җәмгыятенең генераль директоры Рәфәгать Хәсәнов белдерүенчә, соңгысы шул авылдан чыккан, хәзерге көндә “Корсар” җәмгыятенең генераль директоры Әсаф Рәимов биргән акчага төзекләндерелгән. Авария хәлендәге бинага яңадан электр чыбыклары, су торбалары сузылган, батареялар урнаштырылган, җылылык системасы көйләнгән. Яңа җәелгән идән һәм бина эчендә санузел да (элек ул урамда иде) монда йөрүче сабыйларны суык тиюдән саклаячак. Шулай ук балалар бакчасының барлык бүлмәләре дә яңадан җиһазланган.

Шәһәрнең “Ромашка” бакчасын да капиталь төзекләндерүгә керешкәннәр генә әле, эш киләсе елның 1 сентябренә төгәлләнәчәк. Район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Виктор Арисов сүзләренә караганда, ремонтны бинаның түбәсен алыштырудан башлаганнар. Аннан тәрәзәләр, ишекләр яңартылачак. Моңа республика бюджетыннан 8 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Әлеге “садик”ларга зурдан кубып төзекләндерү таләп ителсә, калганнарына өлешчә ремонт ясау да җиткән. Татар Буасы, Кыят, Яшевка, Әхмәт, Зур Фролово авылларындагы балалар бакчаларына инженерлык коммуникацияләренә агымдагы ремонт ясалган. Шулай ук аларның барысында да янгын сигнализацияләре урнаштырылды, кухня җиһазлары алыштырылган.