news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның мәктәп яны лагерьларында 1600 укучы ял итә

Лагерь дүрт мәктәптә эшли.

Кукмараның мәктәп яны лагерьларында 1600 укучы ял итә
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 5 ноябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Көзге каникуллар чорында Кукмараның дүрт белем йортында мәктәп яны лагерьлары эшли. Анда 1600 бала йөри. Бу турыда Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Салават Каюмов хәбәр итте.

«Лагерь 2-8 ноябрьгә кадәр биш көнгә исәпләнгән, ул төрле сыйныф балалары өчен оештырыла. Көнгә ике тапкыр бушлай ашату, төрле экскурсияләргә бару, кичәләр, конфренцияләр уздыру каралган», — дип билгеләп үтте Салават Каюмов. 

Шулай ук ул лагерьларда барлык санитар нормаларның да саклануын өстәде.

 


news_right_1
news_right_2
news_bot