news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ачык ишекләр көненә чакыра

Университет җитәкчелеге кабул итү шартлары, уку процессының үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ачык ишекләр көненә чакыра
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 6 ноябрь көнне 9:30 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачык ишекләр көне узачак. Бу хакта «Татар-информ»га институтның матбугат үзәге хәбәр итте.

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә кадрлар, Татарстан Республикасы Милли мәгариф оешмасы өчен төрле профильләр буенча билингваль һәм полилингваль укытучылар, шулай ук дизайн һәм музыка өлкәсендә бакалаврлар һәм магистрлар әзерләү программалары гамәлгә ашырыла.

Чара барышында КФУ җитәкчелеге, югары мәктәп вәкилләре яңа һәм инде гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары, кабул итү шартлары, уку процессының үзенчәлекләре, шулай ук студентлар тормышы турында сөйләячәк. Институт хезмәткәрләренә кызыксындырган барлык сорауларны биреп булачак. Эпидемиологик хәл аркасында барлык саклык чараларын үтәү сорала.

Программада: 10:00 — Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе. 11:00 - Лев Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясенең югары мәктәбе. 12:00 – И.А.Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты — Казан федераль университетының әйдәп баручы һәм иң эре институтларының берсе. Бүгенге көндә институтта 25 илдән 4500дән артык студент белем ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100