news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин авыл мәктәпләренә ярдәм итәргә өндәде

«Авылларда безнең халыкларның мәдәнияте саклана. Монда мәктәпләрнең дә роле гаять зур», - диде ил Президенты.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт аз комплектлы мәктәпләргә ярдәм итәргә, авылларда мәктәпләр булдырырга тиеш.

«Авылларда безнең халыкларның мәдәнияте саклана. Монда мәктәпләрнең дә роле гаять зур. Мәктәпләрнең үсеше һәм аларның бөтенлеге өчен барысын да эшләячәкбез. Бу вазгыятьнең бөтен нечкәлекләрен, никадәр катлаулы булуын әйтеп тормыйм, үзегез дә беләсез. Әмма без дөньядагы иң зур территорияле ил. Дәүләткә моның өчен түләргә туры килә, чөнки без илнең бөтен халкын берничә мегаполиска җыеп тота алмыйбыз», — диде Россия Президенты Владимир путин «Ел укытучысы — 2021» бәйгесендә катнашучылар белән очрашуда.

Мәктәп аз комплектлы булган өчен дәүләт түләргә һәм мөмкинлек булганда «тулы белем бирергә, транспорт һәм автобуслар белән тәэмин итәргә тиеш», дип яза Президент сүзләренә сылтама белән РИА Новости.

«Аз комплектлы мәктәпләрне тоту нигезле булган урыннарда аларның сыйфатын, үтемлелеген тәэмин итәргә, яхшы юллар ясарга кирәк», — диде Путин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot