news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: мәктәпләрне ябу һәм дистанцион укуга күчү турында сөйләшү җитди түгел

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, быел «Ел укытучысы» традицион бөтенроссия конкурсы соңрак була.

Владимир Путин: мәктәпләрне ябу һәм дистанцион укуга күчү турында сөйләшү җитди түгел
http://kremlin.ru

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең киләчәге яшьләрдән, ә аларны әзерләү мәктәп укытучыларыннан тора. Россия Президенты Владимир Путин педагогик югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары белән очрашуда шундый фикер әйтте.

Дәүләт башлыгы Укытучылар көнендә видеоконференция режимында педагогика югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары белән мәгарифне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Путин илнең барлык торак пунктларында балаларны укыту, шулай ук укытучыларның тормышы һәм эше өчен шартлар булырга тиешлегенә басым ясады.

«Мәктәпләрне ябу, тулысынча дистанцион укуга күчү турында сөйләшү җитди түгел, чөнки технология ничек кенә үсеш алмасын, нәкъ менә уртак эш, иҗат, укучы белән укытучының турыдан-туры аралашуы югары сыйфатлы белем бирергә ярдәм итә», — диде Владимир Путин.

Россия Президенты искәрткәнчә, Россиядә укытучылар хезмәтенә һәрвакыт хөрмәт белән карадылар. Covid-19 эпидемиясе котырганда, мәктәп укытучылары кыска вакыт эчендә яңа технологияләрне һәм алымнарын кулланып, дистанцион уку процессын көйли алды.

«Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә федераль түләүләр турындагы карар кабул итү урынлы, дөрес булды, алар моңа лаеклы», — диде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин сүзләренчә, коронавирус таралу куркынычы бетмәде, шуңа күрә «Ел укытучысы» традицион бөтенроссия конкурсы быел соңрак булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100