news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучыларының көзге каникуллары гадәти тәртиптә башланачак

Казан мәктәпләрендә укучы балалар 2-8 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.

Мәктәп укучыларының көзге каникуллары гадәти тәртиптә башланачак
Рамил Гали

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда көзге каникуллар 2-8 ноябрьдә булачак. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.  

«Көзге каникулларга да озак калмады. Алар гадәттәгечә, 2-8 ноябрь көннәрендә булачак», — диде докладчы. Каникуллар вакытында өстәмә белем бирү оешмалары эшләячәк. 159 белем бирү оешмасында мәктәп яны лагерьлары ачыла. Ата-аналар 180 сум түләргә тиеш була.

Казанның мәктәп яны лагерьларының бердәм сменасы «Яшь гражданнар шәһәре» дип аталачак. Анда якынча 14 мең бала йөри.

Мәскәү укучылары 14 көнлек каникулга бүген, 5 октябрьдә китәчәк. Россия башкаласы хакимияте Covid-19 коронавирусы белән авыру очракларын киметү өчен шундый карар кабул иткән. Моннан тыш, Мәскәү Хөкүмәте карамагында булган өстәмә белем бирү һәм балалар өчен күңел ачу оешмалары бүгеннән башлап 18 октябрьгә кадәр эшләмәячәк.  

Алдарак Кремльдә төбәкләрдә мәктәп укучыларын чираттан тыш каникулга җибәрү-җибәрмәүләре турында сөйләделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100