Альберт Гыйльметдинов: “Стратегиядә педагогларның иҗади потенциалын үстерүгә зур игътибар бирелә”

Альберт Гыйльметдинов бер төркем педагогларга “РФ гомумбелем бирүенең мактаулы хезмәткәре” билгесен, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактаулы грамотасын, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлар өчен” күкрәк билгесен тапшырды

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган чара узды. Анда республиканың иң лаеклы 550 педагогы чакырылган иде. Аларны ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов котлады.
“2010 ел илебез һәм республика тормышы өчен үзенчәлекле ел. Беренчедән, Укытучы ел булса, икенчедән – республика мәгариф системасын үзгәртеп кору стратегиясе эшләнде. Бу стратегиядә укытучыга яхшы мөнәсәбәт булдыру төп урынны били. Без сыйфатлы белем бирүдә яхшы укытучының роле әйтеп бетергесез икәнлеген яхшы аңладык”, - дип белдерде министр.
“Егерме беренче гасырда балаларыбызга яхшы җиһазланган заманча мәктәп кирәк. Интернет, предмет сыйныфлары, алдынгы технологияләрнең булуы зарур. Әгәр бу мәктәптә көчле укытучы юк икән, яхшы белем бирү дә булмаячак. Хөрмәтле коллегалар, шуңа күрә сезнең ролегез бик зур.
Стратегиядә сезгә ярдәм итүгә, иҗади потенциалыгызны үстерүгә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, агымдагы елның 1 сентябреннән белем бирү учреждениеләрендә хезмәткә яңача түләү системасы кертелде. Ул укытучының материаль хәлен сизелерлек яхшыртачак. Бу максатларда республика бюджетыннан зур суммада акча бүлеп бирелә”, - дип белдерде А.Гыйльметдинов. Укытучылар өчен башка грант проектлары тормышка ашырылуын да хәбәр итеп. Шулай ук республиканың 40 меңнән артык педагогы, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, шәхси ноутбуклар белән тәэмин ителә.
“Шулай ук профессиональ потенциалыгызны үстерү өчен, педагогик кадрларны әзерләү системасы төптән үзгәртеп корылачак. Моның өчен бездә составына әйдәп баручы ике югары педагогик уку йорты кергән бик көчле федераль университет бар. Без педагогларны әзерләүне яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Белем арттыру һәм яңадан әзерләү системасы да үзгәрешләр кичерәчәк. Сез һөнәри үсеш юлыгызны үзегез билгеләячәксез. Моның өчен республика бюджетыннан зур чыгымнар тотыла”, - дип белдерде А.Гыйльметдинов.
“Сез бик җаваплы һәм бик авыр хезмәт башкарасыз. Һәркемгә үз баласы бик кадерле. Без аларны күп елларга сезнең кешелекле кулларыгызга тапшырабыз. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт, без сезнең алда баш иябез”, - диде министр.
Альберт Гыйльметдинов бер төркем педагогларга “РФ гомумбелем бирүенең мактаулы хезмәткәре” билгесен, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактаулы грамотасын, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлар өчен” күкрәк билгесен тапшырды.