news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева 20 сентябрьдән соң мәктәпләр ябылу турындагы сорауга нокта куйды

Республика вице-премьеры мәктәп укучыларының коронавирустан саклану чараларын яхшы үтәвен искәртте.

Ләйлә Фазлыева 20 сентябрьдән соң мәктәпләр ябылу турындагы сорауга нокта куйды
Владимир Васильев

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Хөкүмәтенең 20 сентябрьдән соң республикада мәктәпләрне ябуга бәйле планы юк. Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Юк, бу планлаштырылмый. Без эшне иминлек чараларын үтәп дәвам итәргә тиеш. Һәр сыйныф үзенә беркетелгән бүлмәдә утыра. Белем бирү учреждениесенә килүнең төрле вакыты бар. Бу авыру кисәк таралмасын өчен кирәк. Сакланганны Ходай саклар», — диде Фазлыева.

Белем бирү учреждениеләре 1 сентябрьдә гадәти режимда эшли башлады, шунлыктан аларның ябылуы турында сүз бармый. Балалар барлык иминлек чараларын да яхшы үти һәм хәтта өлкәннәрне дә өйрәтә ала, дип искәртте вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева белән интервьюны sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында танышырга мөмкин. Тамашачылар әңгәмәнең телевизион вариантын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100