Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югары Ослан районының авыл мәктәбендә инновацион үзәк ачылачак
«Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге 1 сентябрьдә эшли башларга планлаштыра.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында яңа уку елында Югары Ослан районының Яр буе Морквашы мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профиль үзәге эшли башлаячак. Бу хакта «Волжская новь» яза.
«Үсеш ноктасы» мәктәпнең структур бүлекчәсе сыйфатында оештырылачак, аның эшчәнлегендә белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм аннан файдалану мөмкинлеген арттыру өчен заманча мәгълүмат технологияләре кулланыла.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилен Касыймов сүзләренчә, Үзәктә төп гомуми белем бирү программасын 100 процент чамасы укучы үзләштерәчәк һәм гомуми санның 70 проценты өстәмә программаларны колачлау бурычы куелган.
Үзәк гомуммәдәни компетенцияләрне, цифрлы грамоталыкны, проект һәм иҗат эшчәнлеген, балаларның һәм өлкәннәрнең социаль мөмкинлекләрен үстерү өчен иҗтимагый киңлек функциясен үтәячәк.
Үзәккә дүрт кабинет бирелгән. Укучылар информатика, ОБЖ, технология һәм шахмат өйрәнәчәк. Аларда ремонт үткәрелгән, ә педагоглар квалификацияләрен күтәргән һәм укуларда булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз