news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Гарифуллин: Мәктәпләрдә медианы өйрәнү фәнен булдырырга вакыт

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә журналист булырга теләүчеләрдән документлар кабул ителә башлавына багышланган матбугат конференциясе узды.

Васил Гарифуллин: Мәктәпләрдә медианы өйрәнү фәнен булдырырга вакыт
Солтан Исхаков

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе профессоры Васил Гарифуллин мәктәпләрдә медианы өйрәнү фәнен булдырырга вакыт җиткәнлеге турында әйтә. Бу фикерләрен ул «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә җиткерде.

«Күптәннән әйтеп киләм: мәктәптә медианы өйрәнү фәне булырга тиеш. Аларга нинди сайтларда нәрсә барлыгы да өйрәтелергә тиеш. Без балаларга әдәбиятны өйрәтәбез, укырга тиешле әдәбият исемлеген бирәбез. Ә бит бүгенге көндә кешегә әдәбиятка караганда медиа ныграк йогынты ясый», — ди ул.

«Балага мәктәптә 11 ел буе әдәбиятны тукыйбыз, ә интернеттан ничек файдаланырга өйрәтмибез. Күпчелек әти-әни баласының нинди контент белән кызыксынуына игътибар да итми. Бу гаиләдә генә түгел, мәктәптә аерым бер фән булырга тиеш», — ди Югары мәктәпнең Милли һәм глобаль медиачаралар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин.

«Социаль челтәрләр зур чүплек базына әверелде. Бик яхшылап эзләсәң аннан алтын да табарга була. Интернет киңлекләрендә мәгълүматның бик азы гына журналистикага карый. Күп кеше аны аермый да. Анда чүп язучылар да, чын журналистика әсәре биреп утыручылар да бар», — ди журналистларның остазы. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә журналист булырга теләүчеләрдән документлар кабул ителә башлавына багышланган матбугат конференциясе узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100