news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында 1224 урынлык мәктәп төзелеше тәмамланып килә

Мәктәп төзелешенә барлыгы 1,2 млрд сум акча тотылган.

Питрәч районында 1224 урынлык мәктәп төзелеше тәмамланып килә
«Вперед» газетасы

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районы «Царево» торак комплексында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Аның әзерлеге 90 процент тәшкил итә. Бу турыда  «Вперед» газетасы яза.

Мәктәп төзелешенә барлыгы 1,2 млрд сум акча тотылган. Шуның 780 млн сумы Россия бюджетыннан, ә якынча 420 млн сумы Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Мәктәпкә заманча җиһазлар куелачак. Уку кабинетларыннан тыш, мәктәптә ике спорт залы, 460 урынлы ашханә, 500 урынлы актлар залы һәм бассейн булачак.

Лицей директоры Ревгат Тибаев хәбәр иткәнчә, мәктәп 90 процентка әзер. Коллектив җыюда проблема юк.

«Царевода яшәүче укытучылар Казан мәктәпләрендә эшли. Дөресен әйткәндә, фән укытучылары буенча бездә хәтта конкурс та уза. Тиздән әңгәмә үткәрә башлыйбыз», — дип, үз планнары белән уртаклашты Тибаев.

Мәктәпкә 375 гариза бирелгән. Белем бирү учреждениесенә балалар яшәү урынына яки теркәлгән урынга карамастан кабул ителәчәк.

Питрәч районында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча хәзерге вакытта өч объект төзелә. Мәктәптән тыш, Шәле һәм Богородское авылларындагы парклар төзелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100