Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстанда татар балалары өчен “Дуслык” төбәкара сменасы ачыла
Лагерьда Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 150 укучы ял итәчәк
(Казан, 5 июль, “Татар-информ”). Бүген балаларның “Костер” республика сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында “Дуслык” төбәкара сменасы ачыла. Ул Россия төбәкләреннән килгән милләттәшләребезнең татар теле буенча күнекмәләрен яхшырту максатыннан оештырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, лагерьда Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 150 укучы ял итәчәк. Алар олимпиада, бәйгеләрдә җиңү яулаган, балаларның иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары эшендә актив катнашкан.
Төбәкара лагерь вакытында укучылар вуз галимнәре, язучылар, республиканың талантлы яшьләре белән очрашачак. Алар Болгарда, Универсиада объектларында, Арча районының Яңа Кырлай авылында шагыйрь Габдулла Тукай музеенда булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз