news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тәрбиячеләр полилингваль балалар бакчаларында эшләү өчен әзерлек үтте

Республикада Минтимер Шәймиев инициативасы буенча полилингваль белем бирү комплекслары челтәре төзелә.

Татарстанда тәрбиячеләр полилингваль балалар бакчаларында эшләү өчен әзерлек үтте

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда төзелә торган полилингваль комплексларның балалар бакчаларында эшләү өчен тәрбиячеләр яңадан әзерлек узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Докладчы сүзләренчә, полилингваль белем бирү комплекслары белән хезмәттәшлекне оештыру өчен мәктәпкәчә оешмалар билгеләнгән. «Бу балалар бакчалары турыдан-туры ул комплексларда булмаячак. Мондый бакчаларның һәр төркемен татар һәм инглиз телләрен белүче тәрбиячеләр белән тәэмин итү планлаштырыла. Моның өчен мәгарифне үстерү институтында тәрбиячеләрне курслы әзерләү оештырылган. Мондый балалар бакчаларында эшләү өчен берничә төркем яңадан әзерлек узган инде», — дип сөйләде ул.

Һадиуллин әйтүенчә, республикада полилингваль комплекслар булдыру мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. «Әлеге проект ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә тормышка ашырыла, — дип билгеләп үтте ул. — Без мәктәпкәчә полилингваль белем бирүне үстерүдә телләрне өйрәнүгә һәм тел мохитен булдыруга басым ясыйбыз».

Татарстанда 2022 елга кадәр алты полилингваль комплекс эшли башлаячак, аларда укыту өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Беренче комплексны Казанда быел ук сафка бастыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot