Бала башлангыч белемне туган телендә алырга тиеш – Якутиянең Рухи үсеш министры урынбасары

Министр урынбасары Владислав Левочкин үз балаларының да саха телендә укуын әйтте.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Саха Республикасында балалар башлангыч классларда дәүләт теле булган саха телендә укыйлар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Саха Республикасының (Якутия) Мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин әйтте.

“Башлангыч мәктәптә балалар математиканы да саха телендә өйрәнәләр. Бишенче класстан гына укыту рус телендә алып барыла башлый. Бала башлангыч белемне үз туган телендә алырга тиеш. Рус теле ул телевидение аша да, урамда да "керә"”, - диде Владислав Левочкин.

Министр урынбасары үз балаларының да саха телендә укуын әйтте.

Искәртеп үтәбез, Төрки театрларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивале быел саха театр сәнгатенә багышланган. Саха Республикасыннан (Якутия) Казанга дүрт театр алты спектакль алып килде. Театр коллективлары делегациясен Саха Республикасының (Якутия) Мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин җитәкли.