Казан һәм Гиссен университетлары хезмәттәшлегенең 20 еллыгы уңаеннан тантана булды

Бу очрашу Казан дәүләт университеты белән Гиссен университеты арасында гына түгел, Россия һәм Германия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга да этәргеч булсын иде, дигән теләген белдерде ректор М.Сәлахов

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан дәүләт университетының актлар залында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының стратегия һәм мәгарифтә, фәндә перспектив проектлар департаменты директоры урынбасары Евгений Князев, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, шулай ук Германия, Польша  галимнәре катнашында тантаналы чара үткәрелде.

 Казан дәүләт университеты һәм Германиядәге Ю.Либих исемендәге Гиссен университеты хезмәттәшлегенең 20 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге тантана КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов җитәкчелегендә барды. Уртак хезмәттәшлекнең әһәмиятле, уңышлы булуы һәм укучы яшьләр, галимнәр алмашуда ике як өчен бик отышлы тәҗрибә туплануы хакында Е.Князев, А.Гыйльметдинов, М.Сәлахов, Германиянең галимнәр алмашы хезмәте вице-президенты М.Хубер, Гиссен университеты профессоры А.Бонет та басым ясап әйттеләр.  

Казан һәм Гиссен университетлары арасында партнерлык буенча төзелгән килешүнең фән һәм югары мәктәп өчен әһәмиятенә игътибарны юнәлтеп, М.Сәлахов аның нигезендә соңгы елларда 250дән артык КДУ галиме Германиядә, Гиссен университетыныкылардан 200ләбе Казанда белем эстәгәнлеген, стажировка узганлыгын, Татарстан студентларыннан 20-25 кеше ел саен шул хезмәттәшлек бәрабәренә бирелә торган ДААД (Германиянең галимнәр алмашы хезмәте) стипендиясен алуын һәм шуларның яртысы КДУ студентлары булуын зур канәгатьлек белән мисалга китерде. Соңгы 4 елда ДААД стипендияләрен алучылар буенча Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, 3 нче урынны били. Бу хезмәттәшлекне Германиянең галимнәр алмашу хезмәте дә фән һәм мәгариф үзәкләре элемтәсе өлгесе буларак таный, диде ректор. «Гомумән, бу хезмәттәшлекнең җиңел һәм нәтиҗәле булуына гаҗәпләнергә дә кирәкмидер бәлки, чөнки 1804 елда ук Казан университетын ачуда немец галимнәре катнашкан, хезмәт куйган, ике арадагы хезмәттәшлек безнең геннарга сеңгән, күрәсең», - диде. Бу очрашу Казан дәүләт университеты белән Гиссен университеты арасында гына түгел, Россия һәм Германия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга этәргеч булсын иде, дигән теләген белдерде М.Сәлахов.    

  Тантана соңында вузара хезмәттәшлектә актив катнашучыларны  бүләкләү чарасы булды. Гиссен университетының төрле институтларыннан бер төркем профессорлар белән берлектә шушы хезмәттәшлекнең башлангычында торган Александр Коновалов (Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге) һәм Евгений Князев (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы) та, КДУ белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә сизелерлек өлеше керткән, нәтиҗәдә, фән, мәгариф, мәдәният, икътисад өлкәләрен үсешкә китергән вузара партнерлык өчен, «Казан университеты белән хезмәттәшлек өчен» билгесе белән бүләкләнделәр. Шулай ук Казан университетының вузара хезмәттәшлеккә зур өлеше   кергән өч дистәдән күбрәк профессор һәм доцентка Мактау грамоталары, Гиссен университеты профессорларына Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.