Урал федераль университетының талантлы беренче курс укучылары 5 мең сум стипендия алачак

Стипендиатларга интернетка чыгу мөмкинчелеге булдырылган һәм уку материаллары кертелгән нетбук бирелү дә көтелә

(Екатеринбург, 5 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Урал федераль университетының талантлы беренче курс укучылары югары стипендияне уку чорының беренче семестрыннан ала башлаячак. Стипендия 5 мең сум булачак. Стипендияне раслау турындагы карарга югары уку йорты ректоры Виктор Кокшаров кул куйды. УрФУ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2011 елда учреждениенең техник юнәлешендәге белгечлекләренә кергән студентлар һәм Бердәм дәүләт имтиханнарында 220 яисә аннан да күбрәк балл җыйган белгечләр финанс ярдәм алачак. УрФУның талантлы беренче курс укучыларын стимуллаштыру программасына ярашлы, югары стипендияне шулай ук көндезге бүлекнең бюджет, түләүле бүлектә укыганнар да алачак. Моннан тыш, стипендиатларга Интернетка чыгу мөмкинчелеге булдырылган һәм уку материаллары кертелгән нетбук бирелү дә көтелә.
Стипендияләрнең техник белгечләргә бирелүен ай элек УрФУда булып киткән һәм инженер, төгәл фәннәр өлкәсендә белгечләрнең җитешмәвен билгеләген РФ президенты Дмитрий Медведевка бәйле аңлаталар.