news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә чыгарылыш сыйныфлар өчен имтиханнар расписание билгеле

Бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы көннәре проектын Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тәкъдим итте.

Мәктәптә чыгарылыш сыйныфлар өчен имтиханнар расписание билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 март, «Татар-информ»).Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 2021 елга БДИ һәм ТДИ расписаниесе проектларын чыгарды, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Быел БДИны югары уку йортларына керүче 11 сыйныф укучылары тапшыра. Тугызынчы сыйныф укучылары бары тик ике фәннән — рус һәм математика буенча төп дәүләт имтиханын (ТДИ) тапшыра.

БДИ расписаниесе проекты

Төп чорның төп көннәре:

  • 31 май (дүшәмбе) — география, әдәбият, химия;
  • 3 июнь (пәнҗешәмбе) — рус теле;
  • 4 июнь (җомга) — рус теле;
  • 7 июнь (дүшәмбе) — профильле дәрәҗәдәге математика;
  • 11 июнь (җомга) — тарих, физика;
  • 15 июнь (сишәмбе) — җәмгыять белеме;
  • 18 июнь (җомга) — чит телләр (инглиз, француз, немец, испан, кытай) («Сөйләшү» бүлегеннән тыш), биология;
  • 21 июнь (дүшәмбе) — чит телләр («Сөйләшү» бүлеге);
  • 22 июнь (сишәмбе) — чит телләр («Сөйләшү» бүлеге);
  • 24 июнь (пәнҗешәмбе) — информатика һәм ИКТ;

БДИның резерв көннәре:

  • 28 июнь (дүшәмбе) — география, әдәбият, чит телләр («Сөйләшү» бүлеге), биология, тарих, рус теле;
  • 29 июнь (сишәмбе) — җәмгыять белеме, химия, физика, чит телләр («Сөйләшү» бүлегеннән тыш), профильле дәрәҗәдәге математика, информатика һәм ИКТ;
  • 2 июль (җомга) — барлык уку предметлары буенча.

ТДИ расписаниесе проекты (төп чор):

  • 24 май (дүшәмбе) — рус теле;
  • 25 май (сишәмбе) — рус теле;
  • 27 май (пәнҗешәмбе) — математика;
  • 28 май (җомга) — математика.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100