Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ Лобачевский исемендәге медальгә һәм 75 мең доллар премиягә конкурс игълан итте
Жюри җиңүчене 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча билгеләячәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге медаль һәм премия алуга конкурс игълан итте. Ул фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә күренекле эшләр өчен биреләчәк. Быел премия күләме 75 мең АКШ доллары тәшкил итә, диелә КФУның матбугат хезмәте хәбәрендә.
«Катлаулы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, премия тапшырылачак. Бүләкләү тантанасында лауреатның шәхсән катнашуы, һәрвакыттагыча, мәҗбүри шарт булып тора», — диде конкурсның жюри әгъзасы, Казан федераль университетының (КФУ) Н. И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты директоры Екатерина Турилова.
Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак. Конкурста катнашуга гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. Җиңүче 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча ачыкланачак. Бүгенгә рәсми рәвештә бер кандидат теркәлгән.
Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Аны фәнни хезмәтләр, фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә ачышлар һәм уйлап табулары өчен алалар. Конкурста Россия һәм чит ил тикшеренүчеләре катнаша ала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз