news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ирекле ясалма интеллект буенча магистрлар әзерләячәкләр

Яңа программа Казан федераль университетында 2021 елда барлыкка киләчәк.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). 2021 елда Казанда Liberal AI яңа магистрлык программасын эшләтеп җибәрәчәкләр, бу инглиз теленнән тәрҗемә иткәч ирекле ясалма интеллект дигәнне аңлата.

«Бу хәйләкәр исем, Liberal Arts белән бертөрлерәк яңгырый.Без ясалма интеллект бурычларының бөтен спектрын күрсәтергә телибез: мәгълүматлар анализы, машина белән укыту, мәгълүмат инфраструктурасы, бизнеста мәгълүматлар анализы, гамәли программалар пакетлары һәм башкалар», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100