news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакын арттыру өчен Татарстанга 619 млн сум чамасы бирелә

Россия президенты Владимир Путин 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларын арттыру турында карар кабул итте.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). 2020 елда сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларын арттыру өчен Татарстан 619 миллион сумнан артык акча алачак. Бу турыда Дүләт Советы депутаты Айрат Фәрраховка сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Быел бюджет шактый тулыланачак. Һәм әлеге акчалар 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә ярдәм итүгә, сәнгать, музыка мәктәпләрен булышуга һәм иң мөһиме — сыйныф җитәкчеләре булып торган укытучыларның хезмәт хакларын арттыруга юнәлтеләчәк", — дигән сәясәтче.

2021-2022 елларда Федераль бюджеттан бу максатлар өчен 1,9 миллиард (һәр ел өчен аерым) акча бүлеп бирелер дип көтелә. Әлеге акчалар «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында билгеләнгән максатларга ирешү өчен бүленә.

Татарстанда узган көзнең беренче аеннан 22 мең сыйныф җитәкчесе өстәмә акча ала башлады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100