Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Экстремизмны профилактикалау һәм толерантлык үзәгендә студентларның чыгарылышы була
Чара Социаль һәм гуманитар белемнәр институтында узачак
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Иртәгә “Экстремизмны профилактикалау һәм толерантлык иҗтимагый укыту-методика үзәге” проектын тормышка ашыру кысаларында белем алган беренче студентлар төркеменең тантаналы чыгарылышы була.
Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2013 нче елда ТР Иҗтимагый палатасы ярдәмендә булдырылган Экстремизмны профилактикалау һәм толерантлык үзәге – цивилизацияле мөнәсәбәтләр тәрбияләү системасы үсешендә милләтара, диниара һәм мәдәниятара диалогны ныгытуда әһәмиятле адымнарның берсе.
Проект “Яшьләр даирәсендә тискәре күренешләрне профилактикалауда социаль-укыту технологияләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары, шул исәптән субкультуралар белән багланыш механизмнары” номинациясендә ТР Министрлар Кабинеты грантын алды.
Берничә ай дәвамында иҗтимагый оешма вәкилләре, журналистлар, студентлар лекция һәм семинарларда булды.
Иртәгә булачак чарада ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Халыклары ассамблеясе, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Чаракичке 5тә Казан, Профсоюзная урамы, 13/16 адресы буенча урнашкан Социаль һәм гуманитар белемнәр институтында 2-4 нче аудиториядә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз