news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19дан Россия вакциналарын эшләүчеләрне Нобель премиясенә тәкъдим итәргә телиләр

Ил фәне казанышлары халыкара мәйданчыкларда яктыртылырга тиеш, дип искәртә Россия Фәннәр академиясе җитәкчесе.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ). Коронавирус инфекциясеннән үзебезнең илдә препаратлар эшләүчеләрне Нобель премиясе номинантлары арасына кертергә тәкъдим иттеләр.

Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеевка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

 «Минемчә, „физиология“ юнәлеше буенча Нобель премиясендә безнең вакцинаны эшләүчеләр номинантлар булачак, мин ышанам, булачаклар», — диде Россия Фәннәр академиясе җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, премияне күренекле казанышлар өчен алуларына карамастан, биредә әлеге аспектны сәясәтләштерү дә бар. Әмма бу беркемне дә номинацияләргә кирәкми дигән сүз түгел.

«Без халыкара мәйданчыкларда катнашуны дәвам итәргә һәм галимнәребезнең казанышлары турында сөйләргә тиеш», — дип өстәде Сергеев.

Аның белән Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология фәнни үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов та килешә. Ул Россиядә әлеге премиягә «Спутник V» вакцинасын эшләүчеләрне тәкъдим итү өчен бөтен шартлар да бар, диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100