news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елга БДИның яңа расписаниесе билгеле

БДИның төп вакыты 31 майда башлана, анда география, әдәбият һәм химия фәннәреннән сынау уза.

2021 елга БДИның яңа расписаниесе билгеле

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) ГДИ һәм БДИ расписаниесенең яңартылган проектларын тәкъдим итте.

Быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның ике чоры каралган — төп һәм өстәмә, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.

БДИ тапшыруның төп вакыты 31 майдан — 2 июльгә, өстәмә вакыт 12-17 июльгә билгеләнгән. Төп чор 31 майда узачак, ул география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башлана.

«Рус теле буенча БДИ ике көндә — 3 һәм 4 июньдә узачак. Быел укучылар беренче тапкыр компьютерда тапшырачак информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ) буенча БДИ шулай ук ике көнгә — 24 һәм 25 июнь көннәренә бүлеп уздырылачак», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Профильле математика буенча БДИ - 7 июньгә, тарих һәм физика буенча — 11 июньгә, җәмгыять белеме буенча — 15 июньгә, биология һәм чит телләр буенча имтиханның язма өлеше 18 июньгә планлаштырылган. Чит телләр буенча БДИның телдән өлеше элеккечә ике көндә — 21 һәм 22 июньдә узачак.

Расписаниедә имтихан тапшыру өчен резерв көннәр каралган - 28, 29 июнь һәм 2 июль. Өстәмә чорда имтиханнар 12, 13 һәм 14 июльдә, шулай ук резерв көне — 17 июльдә булачак.

Быел дәүләт чыгарылыш имтиханнарын югары уку йортларына укырга керергә җыенмаган чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырачак. Ул ике мәҗбүри фән буенча гына уза. Аерым алганда, 25 майда унберенче сыйныф укучылары рус теле һәм 28 майда математика буенча имтихан тапшыра. Резерв көннәрендә: 8 июньгә - рус теле, 10 июньгә математика буенча имтихан үткәрү планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100