news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районы укучылары коткаручылар эше белән таныштылар

Коткаручылар укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирделәр.

(Спас, 5 февраль, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районының беренче мәктәбеннән һәм шифаханә интернат-мәктәптән “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәт активистлары 132нче янгын-коткару частендә булдылар, дип яза җирле басма.

Укучыларга частьтә булган техниканы, коткару җайланмаларын, янгын сүндерүче киемнәрен күрсәттеләр. Янгын сүндерү часте хезмәткәрләре янгын чыкканда нишләргә, кешеләрне яна башлаган бинадан ничек эвакуацияләргә кирәклеген аңлатып бирделәр. Юнармиячеләр коткаручы экипировкасын үзләре дә киеп карадылар, баудан элмәкләр ясарга өйрәнделәр, янгын сүндерү машинасының кабинасына кереп карадылар. Коткаручылар укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot